Китапханәдә «Минем Чаллым» күргәзмәсе ачылды (6+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында яраткан шәһәребез Яр Чаллыга багышланган төркемле сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Экспозициядә «Россия рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый иҗат берләшмәсенең Чаллы оешмасы әгъзалары һәм әгъзалыкка кандидатларның эшләре тәкъдим ителде. Шәһәребезнең 23 рәссамы үзләре өчен якын, кадерле булган урыннарны, үзләре яраткан табигать почмакларын чагылдыручы рәсемнәрен күрсәтте. Күргәзмәнең җитәкчесе – ТРның атказанган сәнгать әһеле, «Тамга» рәссамнар иҗат төркеме җитәкчесе Хәмзә Шәрипов чарага килүчеләрне сәламләде һәм күргәзмәне тәкъдим итте. Алга таба экспозициядә катнашучылар үзләренең иҗат әсәрләре, рәсемнәрдә сурәтләнгән шәһәребезнең яраткан урыннары турында сөйләде. Сезне күргәзмәдә көтеп калабыз. Керү ирекле.
|